Хатын-кыз полиция хезмәткәре атылган
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәренең үлүе факты буенча тикшерү үткәрелә.
Бүген Алабугада эш машинасында хатын-кыз полиция хезмәткәренең үле гәүдәсе табылды. Ул башына атудан үлгән. Сменасын тапшырганнан соң атылып үлгән хезмәткәр 27 яшьлек Алия Дәүләтгәрәева булып чыккан. Фараз буенча, ул үз-үзенә кул салган. Хәзерге вакытта тикшерү бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа