Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Фаҗигаләр

Ханымны фатирында рәхимсез үтергәннәр

Олы яшьтәге пенсионерларга карата мәрхәмәтсезлек еш күзәтелә.

Мәкерле кырыгалдарлар корбан итеп туганнары булмаган олы яшьтәге ялгыз пенсионерларны сайларга тырыша һәм закон буенча каралган җәзага җитди карамый.
Менә Казанда күпкатлы йортның бер фатирында яшәүче 70 яшьлек ханым чираттагы корбан итеп сайланган. Билгеле булганча, аның туганнары һәм балалары булмаган. Тик карчыкны куандырып, көн саен янына күршесе кереп йөргән. Әкренләп ул бу күршегә тулысынча ышана башлаган һәм андый-мондый хәл булса дип, үзенең фатир ачкычларын тапшырган.
Бер көнне күрше хатын кибеткә дип чыкканда пенсионер фатирының ишеге ачык икәнен күреп алган һәм кереп чыгарга булган. Башына полиэтилен капчык кидерелеп, залның идәнендә хәрәкәтсез яткан мескенне күреп, күршенең коты алынган. Ул тиз арада полиция хезмәткәрләрен чакырткан.
Уздырылган сораштыру нигезендә йортта яшәүчеләр нәкъ шул көнне сәер генә ир-атны күрүләрен әйткән. Хәзерге вакытта тәртип сакчылары йорт янында урнашкан видеоязмалар ярдәмендә шәхесне билгеләү эшләре алып баралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса