Гаилә сөрем белән агуланган
Кичә биш кешедән торган гаилә, шул исәптән 11 айлык бала сөрем белән агулана.
Бу хәл Казанда була. Бәхетсезлек Казанның Лазарев урамындагы газ колонкасы белән җиһазланган биш катлы йортында була. Дачадан кайткан гаилә юынып алмакчы була. Фаразлар буенча, төтен суыргыч яки колонканың төзексезлеге газ белән агулануга китергән. Шифаханәгә китерелгән ике хатын-кыз һәм ике ир-атның хәле канәгатьләнерлек. Авыр хәлдә булган сабый да сәламәтләнүгә таба бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia