Этне яклаган хатын-кызның гомерен өзгән
41 яшьлек ир-ат әнә шундый кансызлыкка барган.
Самарада ишегалдында пычак белән этләрне куып йөргән вакытта бу тирәдән узып баручы 63 яшьлек хатын-кыз хайваннарны якламакчы була. Пенсионерның кисәтү ясавыннан соң ир-ат аңа ташлана һәм пычагы белән 20 тапкыр кадый. Алган яраларыннан ханым үлә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа