Элекке хатынын үтереп, түбәгә менеп качкан
32 яшьлек казанлы аерылган хатыны янына кунакка килгән була.
Алар талашып китәләр. Ир пычак ала да, 29 яшьлек хатынның эченә кадый. Хатын баскыч мәйданчыгына чыккач үлә. Ә ир күрше йортның түбәсенә менеп кача. Подъездда күршеләр әйтүе буенча аны тиз арада тоткарлыйлар. Җинаять эше кузгатылган. Тикшерү бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа