Хәзерге вакытта әлеге гадәттән тыш хәл буенча җинаять эше ачылган. Фаҗига өчен малайның бабасы җавап бирәчәк. "Ул баланы үзен генә машинада калдырырга тиеш түгел иде", - ди хокук сакчылары.
Бу уникаль вакыйга Калининград өлкәсендә теркәлгән. Бабасы оныгын машинада калдырып, үз эшләре буенча автомобильдән чыккан, ә ачкычны үзе белән алырга оныткан.
Нәтиҗәдә, дүрт яшьлек малай уйнап утырган җиреннән ялгыш кына машинаны кабызган һәм ул кузгалып киткән. Автомобиль 76 яшьлек пенсионерны бәрдергән. Ул алган җәрәхәтләреннән вафат булган.
Хәзерге вакытта әлеге гадәттән тыш хәл буенча җинаять эше ачылган. Фаҗига өчен малайның бабасы җавап бирәчәк. "Ул баланы үзен генә машинада калдырырга тиеш түгел иде", - ди хокук сакчылары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+