Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Дүрт кешене үтерүче тоткарланды

Татарстанда дүрт кешене, шул исәптән бер баланы үтерүдә шикле адәм кулга алынды.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе тарафыннан кузгатылган җинаять эшен тикшерү дәвам итә.
Исегезгә төшерәбез, 4 июньдә Чистайда бер йорттагы янгынны сүндергән вакытта 34 һәм 32 яшьлек ике хатын-кыз , 31 яшьлек ир-ат һәм 4 яшьлек кыз баланың мәете табылган иде. Аларның көч кулланып - якынча фаразлар буенча, чәнчеп үтерелүе ачыкланды.

Оператив эзләү барышында җинаять кылуда шикле адәм - Чистайда яшәүче, моңа кадәр берничә тапкыр җинаять җаваплылыгына тартылганы булган 23 яшьлек ир-ат тоткарланды. Моннан тыш ул наркологта исәптә дә торган.
Тоткарланучы сүзләренчә, 3 июньдә аны 34 яшьлек хатын-кыз белән бергә яшәүче иптәше кунакка чакырган. Ир-ат алар яшәгән йортка килгәндә биредә кызы белән 32 яшьлек хатын-кыз да була. Кәеф-сафа корып утырган вакытта кунаклар арасында низаг чыга. Күпмедер вакыт узгач баласы белән әнисе йокларга ята, бераздан хуҗалар да йокыга тала. Менә шул вакытта явыз ниятле адәм кулына пычак ала һәм бер-бер артлы 4 кешене чәнчеп үтерә. Аның беренче корбаны - баланың әнисе, аннары - йорт хуҗасының дусты, өченчесе йорт хуҗасы үзе була. Шуннан йокыдан уянып, әнисен чакыра башлаган баланы да үтерә...

Ир-ат гаебен тулысынча таныган. Тикшерү эше дәвам итә.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса