Реклама
Яшь ана фаҗига булганын бик соң аңлаган.
Ул баласын ашатканнан соң яхшылап төргән дә, горизонталь хәлдә аркасына яткырып коляскага салган һәм һава суларга урамга алып чыгып киткән. Бала ашаган ризыгын кикереп чыгарган һәм ян ягына яткырылмау сәбәпле аны кире йоткан һәм шуңа тончыккан. Ана сабыйны ныклап йоклап китте дип уйлап, фатир янында коридорда калдырып кереп киткән. Соңыннан гына фаҗига булганлыгын аңлаган.
Бу хәл Сургутта була. Экспертлар фикеренчә, бала урамда йөргән вакытта ук үлгән. Чөнки тәнендә өшү билгеләрен дә тапканнар. Вакыйгага ачыклык кертү өстендә эш бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+