Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Фаҗигаләр

Әби 5 оныгын агулаган

Өлкәннәрнең еш кына хәтер җуеп интегүләре билгеле.

Узган атнада шул сәбәпле урманда адашып, йортка юлны таба алмыйча гомере өзелүчеләр дә булды. Менә Будденовский районының бер авылында да бик аянычлы хәл күзәтелгән. Озак вакыт дәвамында йортын басып алган күселәр белән көрәшкән 78 яшьлек әби, болардан котылу теләге белән берничә урынга агу куйган була. Күп тә үтми аңа кунакка биш оныгы килә. Әби аш бүлмәсендә ашыга-ашыга ризык әзерли башлый, ә сабыйлар агу куелган бүлмәдә гөр килеп уйный. Күпмедер вакыт узгач, ул бүлмәдән ыңгырашу тавышлары ишетеп керә һәм куркуыннан урында ук катып кала. Балалар идәндә чак кына сулап ята...
Ашыгыч ярдәм машинасы хезмәткәрләренең бик оператив эшләүләренә карамастан, кыз бала дөнья белән хушлаша. Дүрт сабый авыр хәлдә хастаханәгә озатыла. Ике көн узгач, тагын икесенең гомере өзелә.
Хәзерге вакытта олы яшьтәге пенсионерга карата җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса