Бетон плитәсе ир-атның гомерен өзгән
Кичә 11 сәгатьләр тирәсендә коткаручыларның кайнар линиясенә 29 яшьлек ир-атның бетон плитәсе астында калуы турында хәбәр керә.
Мәгълүм булганча, ике эшче ике катлы таушалган йортны сүтү эшләре белән шөгыльләнгән. Көтмәгәндә, берсенең өстенә бетон плитәсе килеп төшкән. Коткаручылар һәм ашыгыч ярдәм машинасы вакыйга урынына килеп җиткәнче ир-атның гомере өзелгән.
Хәзерге вакытта хокук саклау органнары тикшерү эшләре уздыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа