Бер ир сусыз бассейнга егылып үлгән
Яңа гына калкып чыккан йортта төзү эшләре бик кызу барган.
Озакламый эшчеләр йортны җиһазландыру белән шөгыльләнә башлаганнар. Шуларның берсе иптәшенең юклыгын сизеп алган һәм аны эзләргә керешкән. Веранда яныннан узып барганда, аның игътибарын бассейн җәлеп иткән. Якынрак килгәч, ул иптәшенең җансыз гәүдәсенә тап булган. Ашыгыч ярдәм машинасының шактый тиз вакыт эчендә килүе дә аны коткарып кала алмаган.
Хәзерге вакытта тикшерү эшләре уздырыла һәм үлемнең сәбәпләре ачыклана.
Вакыйга Лаеш районында булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia