Бер ир-ат 14 яшьлек малайны мәсхәрәләгәндә тоткарланган
Полиция хезмәткәрләре Төркия гражданинын саунада үсмергә карата көчләү гамәлләре кылганда тоткарлый.
35 яшьлек ир-ат 14 яшьлек малай белән Түбән Камадагы сауналарның берсендә номер алмакчы була. Әлеге үсмерне сауна хезмәткәре таный. Ул кайчандыр кеченә баласы авыргач, әлеге укучы малай белән бер палатада яткан булып чыга. Хатын-кыз аннан соң гына таныш булмаган кеше белән биредә нәрсә эшләп йөрүе белән кызыксына. Битараф булмаган хатын полициягә хәбәр итә. Нәтиҗәдә полиция хезмәткәрләре педофилны тоткарлый. Ул җирле төзелеш компаниясендә эшләүче төрек булып чыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia