Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Бавариянең Ансбах шәһәрендә шартлау: 12 кеше яраланган

25нче июльдән 26сына каршы төндә Бавариянең Ансбах шәһәрендәге рестораннарның берсендә шартлау булган.

Полиция мәгълүматлары буенча, шартлау нәтиҗәсендә 12 кеше зыян күргән, шул исәптән өчесе каты яраланган, дип хәбәр итә җирле матбугат чыганакларына сылтама белән Интерфакс агентлыгы.

Соңгы мәгълүматлар буенча, шартлау җайланмасы аркасына рюкзак аскан кешедә булган. Әлегә аның кем булуы билгесез. Полиция шартлату махсус эшләнгән дигән фикердә. Хәзер тикшерү эшләре бара, теракт версиясе дә карала.

Шунысын да әйтергә кирәк, шартлату Ansbach Open музыка фестивале үткән урын янәшәсендә башкарылган, бу вакытта фестивальдә 2,5 мең тамашачының җыелганлыгы мәгълүм. Фестивальне туктату турында карар кылынган. Кайбер чыганаклар буенча, рюкзаклы кеше баштарак әлеге фестивальгә кермәкче булган.

http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса