Баласын мичкә аткан
Яңа туган сабыен мичкә ташлаган хатынны хөкем иттеләр.
Хабаровский крае авылында гомер итүче 32 яшьлек Полина Осипенко җан әрнеткеч гамәле өчен ике елга ирегеннән мәхрүм ителгән.
Йөклегенең соңгы айларында хатынны "яхшы ана була алмам" дигән уйлар бимазалый башлый. Торыр җире, даими эш урыны булмаган аның. Тулгак башлаганда Полина производство базасы территориясендә булган. Табибларга мөрәҗәгать итмәгән. Бала тугач та, аны кофтасына төреп мичкә ыргыткан. Тирә юньдәгеләр нарасый тавышын ишетмәгән. Мичтә бала янып бетмәгәч, аны алып туалетка илтеп ташлаган...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа