Бала йорт-җирсез калдырган
Кичкә төштән соң Норлат районының Кривое Озеро авылында янгын чыга. Ул йортны һәм каралты-кураны биләп ала.
Хуҗалык тулысы белән янып бетә. Баксаң, хуҗаларның төпчек уллары шырпы белән уйнаган һәм печәнгә ут төрткән. Алты кеше, шул исәптән, өч бала янгын нәтиҗәсендә тораксыз калган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа