Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Фаҗигаләр

Ашыгыч ярдәм машинасына юл бирмәгән иномарка хуҗасының кемлеге ачыкланды [+ВИДЕО]

Хәзер аңа карата җинаять эше кузгатылган.

Кичә Камчаткада булган вакыйга интернет кулланучылардан башлап бөтен җәмәгатьчелекне шаулатты. Петропавловск-Камчатск шәһәрендә ярдәм сорап шалтыраткан авыруга ашыккан табиблар машинасы юлында иномарка очрый. Барлык кагыйдәләр буенча иномарка йөртүчесе ашыгыч ярдәмгә юл бирергә тиеш була, ләкин хуҗа моны эшләргә ашыкмый. Табиблар хуҗага мөрәҗәгать итүләренә карамастан, ул машинасын урында калдыра бирә. Өстәвенә иномаркада утыручы пассажир фельдшерларга яный башлый, хәтта капотка да сикерә. Ярдәмгә ашыгучылар ЮХИДИ бүлегенә шалтыратып наряд чакыртырга мәҗбүр була. Шуннан соң гына җәнҗал куптаручылар вакыйга урынын ташлап кача.

Нәтиҗәдә чакырылган адреска 3 минут эчендә килеп җитәргә тиешле ашыгыч ярдәм машинасы 10 минут кадерле вакытын юкка сарыф итә. Бу арада ярдәм таләп ителгән 21 яшьлек егет җан тәслим кыла...

Хәзерге вакытта машинада кемнәр булуы ачыкланган. Тикшерү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса