Анапада лагерьда чыккан янгын аркасында Татарстаннан 100дән артык бала эвакуацияләнгән
Ут капкан корпуста Татарстан балалары да ял иткән.
11еннән 12 августка каршы төндә Анападагы "Витязево" балалар лагерында янгын чыккан. 100дән артык бала эвакуацияләнгән дип хәбәр итә, vistanews.ru.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, ут җәйге лагерь корпусларының берсендә чыккан. Ут капкан корпуста Татарстан балалары ял иткән. Аларны төбәктәге башка лагерьларга күчерәчәкләр.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, зыян күрүчеләр юк. Янгын корпусның электр челтәрләрендәге кыска ялганыш аркасында чыккан.
(Гөлшат Ганиева әзерләде).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа