Ана сигезенче каттан ике улын ыргыткан һәм үзе дә сикергән
Бу хәл кичә көндез була.
Иркутскида хәзер әлеге фаҗига сәбәпләрен ачыклау белән мәшгульләр. 32 яшьлек ана сигезенче каттагы тәрәзәдән 2 һәм 4 яшьлек сабыйларын ыргыткан. Аннан соң алар артыннан үзе дә сикергән. Әни кеше урында ук үлгән, Балаларның берсе шифаханәдә җан биргән, икенчесенең дә хәле бик авыр ди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа