Аксубайда кыз бала канализация коесына төшеп үлгән
Фаҗига кичә, 28 августта, көндез булган.
Аксубай районының 2 нче Яр буе урамындагы бер йортта 2013 елгы кыз бала канализация коесына егылып төшкән. Чокыр йортның ишегалдында булган. Кое янындагы туфрак уелган, шул упкынга бала егылып төшкән, диелә. Баланы тартып чыгарганда ул инде үлгән булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа