Әлмәт районында йөк машинасы белән булган авариядә ике кеше һәлак булган
Колшәрип тимер юл кичүеннән ерак түгел юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр иткән идек. Анда җиңел машина белән йөк машинасы бәрелешкән.
Колшәрип тимер юл кичүеннән ерак түгел юл-транспорт һәлакәте булды. Анда җиңел машина белән йөк машинасы бәрелешкән.
ТР прокуратурасы мәгълүматы буенча, Рено Дастерны йөртүче икенчел юлдан чыккан һәм КамАЗга өстенлек бирмәгән.
Нәтиҗәдә алар бәрелешкән, ә 56 яшьлек җиңел автомобиль йөртүчесе һәм пассажиры һәлак булган.
Вакыйга урынына барлык хәлләрне ачыклау өчен Әлмәт шәһәре прокуроры вазифаларын башкаручы Ринас Ибраһимов барды. Тикшерү оештырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia