Әлмәт районында үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәте булды
Урында автоинспекторлар эшли.
Әлмәт районында үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәте булган
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, бүген Әлмәт районында үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәте булган.
Рено автомобилен йөртүче, беренчел мәгълүматлар буенча, узып китү максаты белән каршы як полосага чыккан һәм үз юнәлешендә хәрәкәт иткән Форд белән бәрелешкән. Аннары Рено каршыга барган Лада белән бәрелешә.
Нәтиҗәдә Рено пассажиры урында ук үлә. Лада йөртүчесе һәм пассажиры, шулай ук Рено автомобиленең 14 яшьлек пассажиры җәрәхәтләр алган.
Урында автоинспекторлар эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia