Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Фаҗигаләр

Әлмәт районында бер көндә ике янгын булды

16 февраль иртәсендә Әлмәт районында ике янгын чыккан. Бу хакта Әлмәт янгын күзәтчелеге һәм профилактика бүлеге хәбәр итә.


16 февраль иртәсендә Әлмәт районында ике янгын чыккан. Бу хакта Әлмәт янгын күзәтчелеге һәм профилактика бүлеге хәбәр итә.

 Шарлама авылында 1 май урамында мунча януы турында хәбәр килә. Ут стеналарга һәм 20 кв. м мәйданлы түбәгә зыян китергән. Зыян күрүчеләр юк. Янгын чыгуның башлангыч сәбәбе дип электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозуны атыйлар.
Икенче янгын иртәнге биштә Рус Акташында була.  Анда Толстой урамындагы гараж януы ачыклана. Ут 12 кв. м мәйданлы бинаның түбәсенә зыян китергән. Зыян күрүчеләр юк, сәбәбен белгечләр ачыклый.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә игътибарлы булыгыз һәм кичекмәстән янгын чыгу турында ашыгыч хезмәт телефоннары аша хәбәр итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса