Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Фаҗигаләр

Янгын сүндерүчеләр Әлмәттә Риза Фәхретдин урамындагы йортта яшәүче 16 кешене уттан коткардылар

15 нче һәм 9 нчы янгын сүндерү станцияләре тиз арада вакыйга урынына җибәрелде.

Янгын сүндерүчеләр Әлмәттә Риза Фәхретдин урамындагы йортта яшәүче 16 кешене уттан коткардылар

Бу һөнәр дөньяда иң кыю, кирәкле һәм куркыныч һөнәрләрнең берсе булып санала. 
Ул һәрвакыт актуаль һәм кирәкле булачак, чөнки, барлык куркынычсызлык кагыйдәләрен куллануга карамастан, кеше үзен уттан тулысынча саклый алмый. Янгын сүндерүчеләрнең командада эшли белүләре һәм тиз арада тиешле карар кабул итүләре – бу белгечләрнең безнең тормышыбызны һәм сәламәтлегебезне саклаучы төп сыйфатлар.
Күптән түгел генә Әлмәттә булган хәл аларның фида-карьлегенең ачык мисалы булды. 24 ноябрь кичендә Гадәттән тыш хәлләр хезмәтенә Риза Фәхретдин урамындагы 46а бинаның беренче подъездында көчле төтен ту-рында хәбәр кил-де. Шәһәрнең дүрт бүлеге: 65 нче янгын сүндерү станциясе (Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча ГПС Баш идарәсенең Федераль янгын сүндерү хезмәтенең 11 нче ПСОсы), «ТР буенча УДП ФПС ГПС» Федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Әлмәт филиалыннан янгын сүндерү станцияләре, 15 нче һәм 9 нчы янгын сүндерү станцияләре тиз арада вакыйга урынына җибәрелде. 
Урынга беренче булып 15 нче янгын сүндерү станциясе расчеты килде. Янгын дүртенче катта чыккан. 1987 елгы ир-ат янган фатир тәрәзәсеннән ярдәм сорый. Контракт бүлек-чәләре идарәсенең янгын сүндерүчеләре үз тормышларын куркыныч астына куеп баскычтан файда-ланып, корбанны уттан коткаралар. Зыян күрүче шунда ук «яну продуктлары белән агулану» диагнозы белән хастаханәгә озатыла.
Шул ук вакытта подъездның төтен белән тулган баскыч маршлары буйлап тагын 15 кеше, шул исәптән дүртенче һәм бишенче катларда яшәүче ике бала да коткарыла.
Янгын сүндерү-челәрнең кыю һәм төгәл гамәлләре нәтиҗәсендә ут кыска вакыт эчендә ликвидацияләнә, янгынның икенче категориясе раслана һәм иң мөһиме — кешеләрнең гомере саклап калына. Вакыйга нәтиҗәсендә һәлак булучылар юк.
Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге белгечләренең якынча версиясе буенча, янгын сәбәбе — ут төртү. Хәзерге вакытта әлеге хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклау максатыннан тикшерү чаралары алып барыла.
Россия МЧС хезмәтләре гражданнарга фатирларда автоном төтенле янгын хәбәрчеләрен (АДПИ) урнаштыруның мөһимлеген искәртә, чөнки алар гадәттән тыш хәлләрдә гомерне һәм сәламәтлекне саклап кала ала.
Шуны истә тотарга кирәк: көнкүреш янгыннары гаять зур зыян китерә. Сүз бары тик матди югалтулар — ремонт яки милек турында гына түгел, иң элек коткарылган гомерләр хакында бара.
Янгын булмас дип беркем дә әйтә алмый, һәм югары интенсивлы янгын булганда, аны үзегез сүндерү мөмкин түгел. Көн саен куркыныч стихия белән көрәшеп, аңа каршы торган, еш кына үз сәламәтлеге һәм гомере белән дә түләргә мәҗбүр булган янгын сүндерүчеләр — үз эшенең чын профессионаллары.
Эльмира Усманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса