Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Фаҗигаләр

Әлмәттә электр приборларын эксплуатацияләү вакытында янгын чыгу очраклары ешайган

Көннәр салкынаю белән күпләр электр җылыткычлары куллана башлый. Шуның белән беррәттән электр приборларын эксплуатацияләү вакытында янгын чыгу очраклары да ешайган.

 Көннәр салкынаю белән күпләр электр җылыткычлары куллана башлый. Шуның белән беррәттән электр приборларын эксплуатацияләү вакытында янгын чыгу очраклары да ешайган. Бу уңайдан янгын күзәтчелеге куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшерә.

– Электр җылыткыч җиһазлары белән эшләгәндә иң беренче чиратта приборның инструкциясен җентекләп өйрәнү сорала.  Җылыту приборының эштән чыккан детальләрен вакытында алыштырырга кирәк. Үз белдегегез белән эшләнгән җылыткычлар куллану, бер розеткага берничә җылыткычны тоташтыру, аларны тиз янып китә торган әйберләр янына кую һәм өсләрендә чүпрәк-чапрак, аяк киемнәре киптерү янгын чыгуга сәбәп булырга мөмкин. Җылыткычны мебельдән, пәрдәләрдән һәм кәгазьдән ераграк тотыгыз-кимендә 1 метр ара калсын. Өйдән чыгып киткәндә җылыткычны сүндерегез. Шулай ук төнгә каршы да аны розеткадан алып кую мөһим, - дип искәртә белгечләр.

Кышкы чорга кергәндә мунчада янгын чыгу очраклары да арта төшкән. Шуңа күрә дә әлмәтлеләргә  мунча  мичләренең төзеклеген тикшерергә кирәклеген дә искә төшерәләр. -  Суыклар ныклап башланганчы төтен чыгу юлларын һәм мич эчен чистартырга, төзәтергә һәм известь яки балчык эремәсе белән акларга (ярыклардан төтен чыгу урыннарын тиз табу өчен). Мичнең шулай ук тарту көчен тикшерү дә  бик мөһим. Теләсә кайсы мичнең нигезе булырга тиеш.  Мич һәм төтен чыгу юлының агач конструкцияләр белән терәлү урыннары кирпеч белән капланган булырга тиеш.   Кабынган мичне күзәтү астында тотырга кирәк,  балаларга бу эшне тапшырырга ярамый.    Мич кабызганда тиз янучы сыекчалар кулланмагыз, – дип кисәтә янгын күзәтчелеге белгечләре.

Газ җиһазларыннан файдаланганда саклык чаралары турында да белеп тору зарур. Өйдәге газ җиһазлары төзек хәлдә бу-лырга һәм аннан файдалану буенча техник таләпләргә җавап бирергә тиеш. Газдан файдаланганда  шырпы яки ялкын кабызгычны кабызмый торып газ краннарын ачу, газ плитәсе өстендә кер киптерү тыела. Өйдә газ исе чыкканда электр приборларыннан файдаланырга, аларны кабы-зырга ярамый.  Бөтен газ приборларын сүндерегез, краннарны ябыгыз, бөтен бинаны (подвалларны да кертеп)  җилләтегез. Газ приборларының бөтен краннары  да яхшылап ябылганмы икәнлеген тик-шерегез.  Газ исе  бетмәсә яки җилләткәндә бетеп, яңадан барлыкка килсә, авария газ хезмәтен чакырырга кирәк.

Бәхетсезлек очракларында һәм аларның корбаннарында балалар да гаепле була. Сабыйлар  кулындагы шырпы кешеләр үлеменә китерә торган коралга әверелергә  сәләтле. Шуңа күрә дә балаларга экстремаль ситуацияләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кече яшьтән үк сеңдерү һәр ата-ананың бурычы.

Янгынны вакытында ачыклау өчен, торакны автоном янгынга каршы җайланмалар белән җиһазландыру да таләп ителә.

Куркынычсызлык кагыйдә-ләрен төгәл үтик. Янгын чыккан очракта 101 һәм 112
номерларына шалтыратырга кирәклеген онытмыйк.

Резеда Исмәгыйлева әзерләде

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса