Әлмәт районында янгын-тактик өйрәнүләр узды
Өйрәнүләрдә Казахстан, Үзбәкстан һәм Азәрбайҗаннан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, «Татнефть» һәм нефть-газ компанияләре вәкилләре катнашты.
Әлмәт районында янгын сүндерүчеләр янгын-тактик өйрәнүләр үткәргәннәр. Эш Татнефть-2025 сәнәгать куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау буенча халыкара форум кысаларында үткәрелде, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе.
Янгын сүндерүчеләр янучы газ фонтанын юк итүне, юл-транспорт һәлакәтендә коткару эшләрен һәм нефть резервуарын сүндерүне башкардылар. Өйрәнүләрдә Казахстан, Үзбәкстан һәм Азәрбайҗаннан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, «Татнефть» һәм нефть-газ компанияләре вәкилләре катнашты. Янгын сүндерүчеләр куелган бурычны уңышлы үтәделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia