Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Әлмәтле янгын вакытында зыян күргән

Хастаханәгә 62 яшьлек фатир хуҗасын китергәннәр.

Әлмәттә Фәхретдин урамы, 63 йортта янгын чыга. Зыян күрүче бар. Район күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге дознавателе хәбәр иткәнчә, янгын дүртенче каттагы бер бүлмәле фатирда чыккан. Янгын сүндерүчеләр килгәнче мөстәкыйль рәвештә дүрт кеше чыккан. Янгын вакытында янгын чыккан фатирның 62 яшьлек хуҗасы зыян күргән. Аны хастаханәгә озаталар.  Ут белән саксыз эш итү сәбәп булган.

Фото: Әлмәт районы буенча район күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса