Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Әлмәт районында зур янгынны сәгать ярым сүндерделәр

140 «квадрат» та торак йорт яна.

Зур янгын Әлмәт районының Габдрахман авылында Инеш урамында булган. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә, йортны ут каплап алган иде инде. Тәрәзәләрдән һәм түбә астыннан куе кара төтен чыга иде.

Моннан тыш, йортның урта өлеше ишелде. Ә пыялалар югары температура тәэсирендә шартлый. Янгынны сүндерү өчен сәгать ярым вакыт кирәк була. Нәтиҗәдә ут йортның түбәсен, түшәмне юк иткән. Эчке бүлмәләрнең агач бүлемнәре дә янып беткән. Янгынның гомуми мәйданы 140 кв. м тәшкил иткән. Әлмәт районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлегендә хәбәр итүләренчә, моның сәбәбе электр җиһазларын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу булган. Янгында беркем дә зыян күрмәгән, дип ачыклык керттеләр Әлмәт районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлегендә.

 

 

Фото: Әлмәт районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса