Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Әлмәттә Шевченко урамында янгын чыкты

Шәһәрнең гараж кооперативларының берсендә ташландык территория янды.

31 октябрьдә 13.51 сәгатьтә Әлмәт янгын күзәтчелеге диспетчерлык хезмәтенә янгын турында хәбәр килә. Шаһитлар әйтүенчә, төтен һәм ут гаражларның берсеннән күренә.

"Мин кибеттән килдем, төтен килгәнен күрәм. Анда инде барысы да төтен эчендә иде", – дип хәбәр итә шаһит.

Шаһитлар Шевченко урамындагы өченче йорт артындагы шәһәр кооперативларының берсенең өлешчә ташландык территорияне күрсәтәләр. Урынга килгән янгын сүндерүчеләр хуҗасыз боксларның берсендә чүп-чар янганлыгын ачыклаган. Янгынның мәйданы якынча 2 квадрат метр тәшкил итә. Янгын сүндерүчеләргә локализациягә, ә аннары янгынны сүндерүгә 20 минуттан артык вакыт киткән. Янгынны сүндерүдә 8 кеше һәм 2 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән.

Бу инде соңгы айда икенче очрак. Октябрь башында шәһәр халкы Шевченко һәм Җәлил урамнары киселешендә төтен  күреп ала. Ике очракта да шул тирәдә яшәүчеләр һәм күрше биналарның хуҗалары гаражлардагы янгыннарда йортсызларны яки ут белән уйнаучы балаларны гаепле дип санаганнар.

Төгәлрәк версияне тикшерүчеләр  билгели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса