Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Әлмәт районында йорт яны корылмалары янып беткән

Янгын ут белән саксыз эш итү аркасында башланган.

Әлмәт районының Югары Акташ авылында Суворов урамында йорт яны корылмалары яна. Бу хакта 112 номерына шунда яшәүчеләр  хәбәр итә.


Беренче янгын сүндерүчеләр килгәнче, бөтен мәйдан буйлап корылмалар янган, түбә өлешчә җимерелгән. Ут теләсә кайсы вакытта күршедәге ике йорт һәм мунчага күчә алган. Янгын сүндерүчеләрне җирле халык каршы ала һәм янган биналар эчендә кешеләр юклыгын аңлата.

Ут белән подразделениеләр бер сәгать  көрәшә. Нәтиҗәдә, 75 кв.м мәйдандагы корылмалар янып беткән. Беренчел версия буенча, янгынның сәбәбе билгесез кешеләрнең ут белән саксыз эш итүе.

 

 

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса