Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Җилләп торсын

Кышкы чорда сөрем газы белән агулану очраклары арта.

Суыктан качып, кешеләр тәрәзәләрен бөтенләй ачмый башлыйлар. Мичтәге ярыклар, тыгылган төтен юлы, кар белән капланган яки җилдән саклагычы булмаган мич торбалары сөрем газының өй эченә таралуына китерә. Көчле җил дә яну продуктларын кабаттан төтен юлына куып кертә. Бу газдан иң беренче чиратта иске торакта яшәүчеләр зыян күрә. Шуңа күрә аларның котелларын һәм газ колонкаларын ешрак тикшереп тору зарур.

Быел гыйнварда Түбән Мактама бистәсендә сөрем газыннан дүрт кеше зыян күрә. Шәхси йортта яшәүче гаилә әгъзалары - 84 яшьлек әби, 30 яшьлек ханым һәм 5 яшьлек сабыйның сәламәтлегенә зыян килеп, алар хастаханәгә озатыла. Икенче очрак Киров урамындагы йортның бер фатирында була. Биредә 16 яшьлек яшүсмергә ваннада юынганда ис тия. Бәхеткә, зыян күрүчеләрнең барысы да исән. Февраль башында Казанда 17 яшьлек кызның сөрем газы белән агуланып вафат булуы да күпләрне тетрәндерде. Сәбәбе - газ колонкасы һәм котел урнаштырылган юыну бүлмәсендә вентиляция булмау. Мондый бәхетсезлекләр булмасын өчен идарәче компанияләр, газчылар фатирлардагы вентиляция торбаларын, төтен чыгу юлларын даими тикшереп торырга тиешләр.

Түбән Мактамадагы йортлар «ЖЭУ-11» оешмасына карый. Вентиляция торбаларын «Ильмар» җәмгыяте тикшереп тора. Бу уңайдан оешма директоры Эрик Хисамов безгә түбәндәге җавапны бирде:

- Бу очраклар уңаеннан шуны әйтәсе килә, газ колонкалары, котеллар булган йортларда, аеруча беренче каттагы фатирларда яшәүчеләр кышкы чорда уяу булсыннар иде. Вентиляция һәм төтен юлларын үзләре даими тикшереп, тарту көче булмаганда кичекмәстән безне чакырсыннар. Гыйнвар аенда  чатнама суыклар күзәтелде. Бу чорда гына да колонкалар ярылуның 8 очрагы теркәлде. Фатирларында колонкалары булганнарга мин ванна бүлмәләренә өстәмә һава кертү корылмасы урнаштырырга тәкъдим итәм. Бәясе биш мең тирәсе. Берәүләр куя, икенчеләр кыйбат дип куймый. Менә шулай, үзебезнең исән-имин булуыбызга үзебез үк битарафлык күрсәтәбез.

Газ хезмәтендә эшләүчеләр соңгы вакытта фатирларга керә алмауларыннан зарланалар. «Безне мошенниклар дип уйлап кертмиләр. Киңәшләргә дә колак салмый башладылар. Элек тәрәзәләр агачтан булгач, тишекләрдән һава йөреп тора иде, хәзер бар да пластик - халык сейф эчендәге кебек. Газ белән эш иткәндә тәрәзәләр микроҗилләтүдә торырга тиеш. Алай гына да түгел, күпләр хәзер заманча ремонт ясаганда вентиляция урыннарын обой яки плитә белән ябыштырып куялар. Аннан соң һава юк дип зарланалар. Йортта яки фатирда һава җитмәгәнлеген газ тоташтырганнан соң ялкынның кызгылт төс белән януыннан ук чамаларга була. Һава җитәрлек булганда ялкын чиста зәңгәр төстә була. Вентиляциядәге тарту көчен гади кәгазь бите куеп тикшерергә була. Куйгач, кәгазь ябыша икән, димәк, бар да тәртиптә», - дип киңәш бирде шәһәрнең газ хезмәте белгечләре.

Сөрем газы белән агулануның беренче билгеләре - күз күреме, ишетү начарлану, маңгайда җиңелчә авырту, баш әйләнү, чигә турысында тибеш сизелү, хәрәкәт координациясе һәм фикерләү сәләте бозылу. Алга таба - вакыт чамасын югалту, косу, аңны югалту. Мондый симптомнар булганда кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакырырга кирәк. Аны көткәндә зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәтү зарур. Зыян күргән кешене саф һавага алып чыгарга, үзең дә агуланмас өчен тиз хәрәкәтләнергә, кулъяулык яки марля аша суларга кирәк.

Белгеч киңәшләрен тотып эш иткәндә беркемнең дә сәламәтлегенә зыян килмәскә тиеш. Яшәгән фатирларыбызны, йортларыбызны даими тикшереп, җилләтеп торыйк, барыбыз да исән-сау булыйк!

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса