Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсеннән пациентларны һәм хезмәткәрләрне эвакуацияләделәр

Бинада укыту тревогасы узды.

30 октябрьдә Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсендә эвакуация буенча тренировкалар узды. Бу турыда район күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хәбәр итә.


Риваять буенча 2 нче катта акушерлык-обсервация бүлеге ашханәсендә янгын чыккан һәм төтен таралган. Бинадан 138 хезмәткәр һәм 72 пациент мөстәкыйль рәвештә эвакуацияләнгән. Шулай ук хастаханә персоналы яңа туган балаларны һәм мөстәкыйль хәрәкәт итә алмаган пациентларны эвакуацияләргә ярдәм иткән.

"Чараның максаты: янгын вакытында хәрәкәтләргә, кагыйдәләргә өйрәтү, янган бинадан эвакуацияләү, янгын куркынычсызлыгы нигезләрен өйрәнү" дип хәбәр итә район күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге.

Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге инспекторы Илнур Хаҗиев авыруларга һәм персоналга эвакуация вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында аңлатты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса