Әлмәттә гаражда янгын вакытында ир-ат зыян күргән
Янгын сәбәпләре ачыклана.
Бүген төнге 2 тулганда Базовая урамындагы гаражда янгын чыккан.

Капкаларын ачканнан соң, эчке якта ир-ат табылган. Янгын сүндерүчеләр зыян күрүчене чыгарып, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә тапшырган.

Ир-ат ЦРБның реанимация бүлегенә урнаштырылган. Янгын нәтиҗәсендә гараж эчендәге әйберләр янган. Хәзерге вакытта янгын сәбәпләре ачыклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia