30 яшьлек ирнең мәете табылган
Кичке якта дуслары белән саф һавада йөреп керергә чыккан 30 яшьлек ир-ат йортына әйләнеп кайтмый.
Туганнары вакытны юкка уздырырга теләмичә, тиз арада коткаручыларның бердәм номерына хәбәр итәләр.
Бер ай буе дәвам иткән эзләү бернинди уңай нәтиҗәләр дә бирмәгәч, барчасының да ир-атны табу өмете көннән-көн сүрелә бара. Коткаручылар сабыр гына эшләрен дәвам итә һәм ахыр чиктә бичараның җансыз гәүдәсенә тап булалар.
Хәзерге вакытта Уфада булган бу вакыйганың тәфсилләре ачыклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia