19 яшьлек кыз әнисен үлгәнче кыйнаган
19 яшьлек Лениза Садриева аңлы рәвештә әнисенең сәламәтлегенә авыр зыян салуда гаепләнә.
Фаҗига 18 июльдә Азнакайда була. Садриева Сәпәй авылында яшәүче әти-әниләренә кайта һәм аларны исерек хәлдә күрә. Караватта ятучы анасын идәнгә тартып төшереп, кыз аның башына берничә тапкыр тибә һәм кире кайтып китә. Алган тән җәрәхәтләреннән хатын 5 көннән соң хастаханәдә үлә. Садриева үз гаебен таныган, аның эше судка җибәрелгән. Гаепләнүче хәзер изоляторда хөкем карары көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа