16 яшьлек кыз кеше үтерүдә гаепләнә
Татарстанда 16 яшьлек кызны бер ир-атны үтерүдә гаеплиләр.
Яшел Үзән районында бер авылда 38 яшьлек ирнең мәетенә суд-медицина экспертизасы үткәргәннән соң табиб аның ике тапкыр пычак белән кадау нәтиҗәсендә үлүе турында нәтиҗә чыгара. Оператив-тикшерү чаралары барышында аны бер-берсен күралмау аркасында 16 яшьлек авылдашы үтергәнлеге ачыклана. Бу хакта "Зеленодольская правда" газетасы хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа