Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

15 ел элек югалган баланы казып чыгарган

Гомер буе үзенең төп эшен яхшы үтәгән экскаватор шоферы, җир эшләре белән шөгыльләнгәндә, коточкыч табышка тап булган.

Ир-ат полиция хезмәткәрләренә Югары Ослан төбәгенең Соболенский авылында баш сөяге табуын хәбәр иткән. Аннан 1,5 метр тирәнлектән махсус техника ярдәмендә скелетның башка калдыклары да чыгарылган.

Уздырылган тикшерүләр һәм экспертиза нигезендә бу калдыклар 5-15 яшьләр тирәсендәге малайныкы булуы ачыкланган. Моннан тыш, сабыйның 10-15 ел элек күмелүе дә билгеле булган.

Полиция хезмәткәрләре "Үтерү" матдәсе буенча җинаять эше кузгатканнар. Хәзерге вакытта ул чорда сәбәпсез югалган балалар турында эш алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса