13 яшьлек кыз батып үлгән
Чирмешән районының бер авылында 13 яшьлек кыз Шушма елгасында су кергәндә батып үлә.
Бу хәлне күргән кеше кызның суга чумуын һәм шуннан соң бүтән чыкмавын әйтә. Баланың үле гәүдәсен авыл кешеләре елгадан табып ала.
Бу урында елганың киңлеге 6 метр, тирәнлеге 3 метр тәшкил итә. Хәзерге вакытта вакыйганың сәбәпләрен ачыклау бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia