11 яшьлек кыз елан чагудан реанимациягә эләккән
Бакчада җиләк җыйган чакта кызны агулы елан тешли. Бу вакытта ата-аналары да янәшәдә була.
Бу хәл Алабугада була. 11 яшьлек кызны тиз арада сырхауханәгә алып китәләр. Ул берничә көн реанимациядә ята. Ата-аналары еланны тота алмый. Алабугада бу инде өченче очрак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа