Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Юлбарыс мәктәп укучысына һөҗүм иткән

Кызны янәшәдән узып баручылар коткарган, алар ерткычны баладан аерып, баланы читлектән тартып чыгарган.

Барнаул (Алтай крае) зоопаркыннан юлбарыс, ябык зоопарк территориясенә кереп, ерткычны котырткан укучы кызга һөҗүм иткән. Бу хакта "Интерфакс"ка РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә белдергәннәр.

"Кичә кичке 10 нар тирәсендә ике укучы кыз инде халык өчен ябык булган "Лесная сказка" зоопаркы территориясенә үтеп керә. Аларның берсе юлбарыс ябылган читлек яныннан үрмәләп менеп койма аркылы чыга. Шул вакытта ерткыч кызның аягыннан эләктереп ала. Аны янәшәдән узып баручылар коткарган, алар ерткычны баладан аерып, баланы читлектән тартып чыгарган.

Суелган җәрәхәтләр белән 13 яшьлек кыз госпитализацияләнә. Хәзерге вакытта аның гомеренә берни янамый", - диделәр ведомствода.

Әлеге факт буенча башлангыч тикшерү уздырыла. Тикшерү барышында учреждение территориясенә чит кешеләр үтеп керүгә юл куйган зоопарк хезмәткәрләре гамәлләренә бәя биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса