Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Янгында бер ир-ат янып үлгән

Гадәттән тыш хәл кичә, 10 апрельдә, кичке сәгать 9ларда булган.

Фаҗига урынына килеп җиткән янгын сүндерүчеләр Кукмара бистәсенең Ворошилов урамындагы йорттагы янгынны тиз ара эчендә камап ала һәм сүндерә. Янгын булган йортта, ә ул торак инде 1930 елларда ук төзелгән, ир кеше мәете табылган. Бер катлы кирпеч йорттагы 5 фатирда да җиңел янкорма төзелгән булган. Әлеге ир-ат мәете дә шул янкормада табылган. Аның шәхесе ачыклаган.

"Әлеге йортта кеше яшәми, барысы да күченеп беткәннәр. Хәзерге вакытта янгын чыгуның сәбәпләрен һәм әлеге ир кешенең ни өчен биредә ачыклау буенча эш бара", - дип хәбәр иткән Кукмара янгын күзәтчелегенең өлкән тикшерүчесе Эльбрус Әхмәтҗанов "Хезмәт даны"на.

Янгын саксыз тәмәке тарту аркасында чыккан дип әйтелә.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса