Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Сыйфатсыз ремонт аркасында балалар агуланган

Тикшерү комитеты 2012 һәм 2015 елларда туган ике кызның агулануы уңаеннан җинаять эше кузгаткан.

Биектау районының Шәпше авылында әлеге балалар газ белән агуланган иделәр. Тикшерү йортның 2013 елда капиталь ремонтлануын ачыклаган. Ремонт ясаучылар куркынычсызлык кагыйдәләрен сакламаган. Ремонттан соң бер вентиляция торбасы түбәгә чыгарылмаган булган. Калганнары исә бер системага гына тоташтырылган. Нәтиҗәдә йортта яшәүчеләр фатирларында газ исе килүдән зарлана торган булганнар. Кызларның әнисе дә берничә кат бу хакта әйтеп, мөрәҗәгать иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса