Кызын яклаганда 21 яшьлек егетне үтергәннәр
Татарстанда берничә көн элек коточкыч җинаять кылынган.
Үзенең йөргән кызын яклаган өчен Спас районы Болгар шәһәреннән 21 яшьлек егетне клубта пычак белән кадап үтергәннәр. ProKazan.ru ачыклавынча, Олег исемле егетне 5 марттан 6 сына каршы төндә Менделеевский районында үтергәннәр. Хокук саклау органнары үтерүчене тоткарлауларын хәбәр итә. Тикшерү бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа