Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Инвалид хатынын тураклап ашаган

Бу куркыныч хәл күрше республикада була.

Туймазы районында 42 яшьлек бер ир эштән кайткач инвалид хатынын башта үтерә, аннары тураклап, башын пешереп ашамакчы була. Әмма «процесс» барышында бу коточкыч хәл исерек Әхмәтовның башына барып җитә һәм ул әнисенә шалтыратып хатынын үтерүен әйтә дә, үз-үзенә кул салмакчы була. Үзенә берничә тапкыр пычак җәрәхәте ясый.

Килеп җиткән туганнары фатир ишеген ватып кереп, ашыгыч ярдәм һәм хокук сакчыларын чакырталар.

Кеше үтерүче ир гәүдәне тураклап, бер өлешен яшереп, калганын пешереп ашап җинаять эзен яшермәкче булган дигән фараз бар. Үтерүнең сәбәбе - хатынның җенси мөнәсәбәткә керүдән баш тартуы. Туганнары ирнең холыксыз булуын, еш кына порнографик фильмнар карарга яратуын әйтәләр. Хәзер ир шифаханәдә.

Бу хакта Life News хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса