Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

АШЫГЫЧ ХӘБӘР! Оренбург өлкәсендә самолет һәлакәткә юлыккан: борттагылар үлеп беткән

Ул Стәрлетамактан Орскка очучы самолет булган.

Ан-2 самолетының һәлакәткә юлыгуы аркасында өч кеше үлгән. Беренчел фаразлар буенча, очкыч начар һава торышы - көчле томан аркасында мәтәлеп төшкән. Очкычның техник төзексезлеге дә кире кагылмый.

Стәрлетамактан очып киткән самолет Орск аэропортына билгеләнгән вакытка төшеп утырмаган, экипаж вәкилләре элемтәгә чыкмаган, диелә. Эзләү барышында Орск янында аның калдыклары табыла. Бортта нефть компаниясе инженеры һәм Ан-2 самолетының ике экипаж әгъзасы булган. Самолетның Оренбург өлкәсендә торба сузылган трассаларны очып әйләнеп узышы булган, дип яза Интертат.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса