Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

21 яшьлек егет 7 яшьлек үги баласын кыйнап үтергән

Тикшерү комитеты хәбәр итүенчә, егет баланы 15 марттан 18 мартка кадәр - өч көн «тәрбияләгән».

Ул аны каеш белән, кулы белән, кресло култыксасы белән кыйнаган. Ә аның хатыны - 7 яшьлек баланың 26 яшьлек әнисе агымдагы елның гыйнварында Саратовтан Ростов-Донга - яңа танышы янына яшәргә киткән булган. Баласын үтергән егет белән ул социаль челтәр аша танышкан.

18 март көнне баланың хәле начарланып, ашыгыч ярдәм чакыртканнар. Әмма табиблар ярдәм итә алмаган. Төрле тән җәрәхәтләреннән, баш миенә кан савудан, бөерләренә зыян килүдән бала үлгән.

Кем гаепле? 21 яшьлек егеткә карата саксызлык аркасында үлемгә китерерлек дәрәҗәдә зыян китерү маддәсе буенча җинаять эше кузгатканнар. Ә үз баласын ташлап чыгып киткән ананы кем хөкем итәр?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса