Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Зәй елгасында балык тоту тыела

Татарстанда 25 апрельдән 10 июньгә кадәр балык тоту ысулларына чикләү кертелә.

2015 елдан республикада балыкчылыкның яңа кагыйдәләре кертелгән. Мәсәлән, тыелган балык тоту коралларын үзең белән йөртергә ярамый. Ә уылдык чәчү чорында бер кармактан башка бернинди җайланма белән дә балык тотарга ярамый. Анда да әле бары ярдан торып кына тотарга була.

Моннан тыш, яңа кагыйдәләр теркәлгән йөзү чаралары, көймәләр, фарватерлар белән балык тотуны тыя. Балыклар уылдык чәчкән чорда моторлы көймәләр белән елгалардан йөрү дә тыела. Шул рәвешчә гидроциклларда, катер һәм яхталарда йөрү дә тыела.

Балыкчылык кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар да арткан: хәзер ул 2 меңнән алып 5 меңгә чаклы тәшкил итә. Шуның өстенә фаунага килгән зыянны да капларга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса