Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Тимер атларны иярләргә вакыт

Читтән караганда вак-төяк кенә булып тоелган күренешләр чын мәгънәсендә зур проблемага әйләнеп бара. Транспорт чараларының теләсә кая куелуы - әнә шуларның берсе.

14 ноябрьдә район башкарма комитеты бинасында булып узган чираттагы административ комиссия утырышында каралган 43 беркетмәнең 22 се нәкъ менә шушы гамәл өчен төзелгән иде. Чынлап та, машина хуҗалары "тимер атларын" кая гына куймый. Күптән түгел Шевченко урамындагы 122 нче йорт ишегалдыннан үткәндә шундый күренешнең шаһиты булырга туры килде: бер ир-ат балаларга кычкырып-кычкырып нотык укый, "Сезгә уйнарга урын беткәнмени, ераккарак китеп туп тибегез, тубыгыз машинага тисә, түләтәчәкмен", - дигән сүзләр белән малайларны куа иде. Әгәр автомобиль махсус "кесә"гә куелып, үсмерләр шунда мәш килсә, бу сүзләргә игътибар да ителмәгән булыр иде. Әмма алай түгел иде шул. Абыебыз җиңел машинасын балалар мәйданчыгына ук менгереп, таганга терәп диярлек куйган. Бу очракта ул түгел, ә бәлки малайлар аннан машинасын алуын таләп итәргә тиештер. Үзләренә махсус булдырылган урында да уйнарга ярамагач, тагын кайда уйнарга соң аларга?

Балалар мәйданчыгы гына түгел, кичләрен газоннарда һәм тротуарларда да машиналар тезелеп киткән була. Әле кайчан гына җәен ямь-яшел утырган йорт яны территорияләре тора-бара кара җиргә әйләнә. Монда инде чәчәк тә утыртып, үлән дә чәчеп булмый, машина таптаудан ташка әйләнгән җирдән хәтта кадак та үтмидер. Тротуарларга куелучы транспорт бигрәк тә бала арбасы этеп баручы әниләрне борчый. Алар тротуардан барасы урынга машина юлына төшәргә мәҗбүрләр.

Әлеге язма өстендә утырганда, редакциягә бер ханым килеп керде. 16 ноябрь, җомга көн иде бу. Дулкынлануы, ачуы тышка бәреп чыккан, чүт еламый үзе. Баксаң, юл аркылы чыкканда бер машина "коендырып" киткән. Аксыл төстәге пальтосында пычрак сулар табы сеңеп калган. Тагын машиналар...

- Руль артына утыралар да, дөньяларын оныталар. Мондый яңгырлы, пычрак көннәрдә җәяүле яныннан тизлекне киметеп узсалар да була бит. Карагыз инде өстемне, - дип әрнеде ул. Альмира ханым белән килешми мөмкин түгел. Барыбыз да ашыгабыз, тик бер-беребезгә юл куеп, хәленә кереп кенә ашыгырга иде.

Кабат административ комиссия утырышына кайтып, теләсә кая чүп ташлаучыларның һаман да ачыкланып торуын әйтергә кирәк. Бу юлы 10 кешегә штраф түләргә туры киләчәк. 43 беркетмәнең өчесе урындагы затларга карата төзелгән. Алар җир эшләренә рөхсәтсез керешүләре, территорияләрен вакытында җыймаулары өчен административ җаваплылыкка тартылды.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250