Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Экология

Әлмәт кабат беренче

Татарстанда 1 апрельдән 31 майга кадәр узган санитар-экологик икеайлыкка һәм «ЭКОяз» конкурсына йомгак ясалды.

Хакимиятнең, экология һәм төзекләндерү департаментының, коммуналь хезмәтләрнең, мәгариф учреждениеләренең, волонтерларның һәм актив гражданнарның бердәм эше нәтиҗәсендә Әлмәт районы республикада иң яхшы күрсәткечләргә иреште һәм кабат Татарстанның иң чиста һәм төзекләндерелгән муниципалитеты статусын раслады. Бүләкләү тантанасы ТР Хөкүмәте йортында узды. Район башлыгы Гүзәл Хәбетдиновага югары бүләкне республика премьер-министры Алексей Песошин тапшырды.

Территорияләрне чистарту чаралары «Экологик иминлек» милли проекты кысаларында уздырылды. Ике ай эчендә Әлмәт районында шәһәрдә дә, барлык авыл җирлекләрендә дә массакүләм өмәләр узды. Меңләгән битараф булмаган әлмәтлеләр тирә-юньне чистартырга бөтен гаиләләре белән чыктылар. Уртак көч белән парклар, скверлар, чишмәләр һәм яр буе зоналары тәртипкә китерелде, 170 рөхсәтсез чүплек бетерелде. Җыелган һәм полигонга чыгарылган каты көнкүреш калдыкларының гомуми күләме 15 мең кубометрны тәшкил итте, чисталык урнаштыру өчен 800 берәмлектән артык махсус техника җәлеп ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса