Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Табигать – сәламәтлек көзгесе

«Татнефть» ААҖ экологиягә багышланган балалар рәсемнәре бәйгесен үткәрүне матур традициягә кертте. Компаниядә, аның структур берәмлекләрендә эшләүчеләрнең балалары катнашындагы әлеге чара өченче тапкыр оештырылды.

«Табигать яшәсә, мин дә яшим» исеме астында уздырылучы быелгы конкурста 600гә якын бала катнашкан. Ә өч ел эчендә чара мең ярымнан артык баланы рәсем ясарга этәргән.
Өченче бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы да «Татнефть»нең төп бинасының зур залында олы чара буларак билгеләп үтелде. Жюри сайлап алган иң яхшы рәсемнәрдән махсус күргәзмә оештырылып, чара алдыннан һәркемгә эшләр белән танышу мөмкинлеге тудырылды. Җиңүчеләргә, аларның әти-әниләренә, кунакларга башта икенче лицейның «Настроение» бию коллективы матур чыгышлар бүләк итте. «Татнефть»нең оригиналь проекты - «Нефтяша һәм аның дуслары маҗаралары» мультфильмы да күрсәтелде сәхнәдән.
«Татнефть» ААҖ генераль директорының кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары Р.Н.Мөхәммәдиев тантанада ясаган чыгышында бәйгедә катнашкан һәр балага рәхмәтен җиткереп, чараның әһәмиятенә тукталды. «Нефтьчеләр алып баручы зур масштаблы экологик программадан сез дә читтә калмыйсыз, үзегезнең өлешегезне кертәсез», - диде ул аларга мөрәҗәгать итеп.
«Татнефть»нең коррозиягә каршы көрәш һәм табигатьне саклау бүлеге башлыгы Р.Гәрәев тә экология темасына битараф калмый кулларына каләм алучыларны сәламләде, үзенең теләкләрен җиткерде.
Җиңүчеләр өч төркемдә бүләкләнде. Бәйгенең иң югары бүләге - Гран-прига 13 яшьлек Ульяна Бабакаева лаек булды. Ул Әлмәтнең икенче лицее укучысы.
Г.КӘРИМОВА.
Н.Сәхапов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250