Реклама
Административ комиссия чираттагы утырышында физик затларга 20 мең сумнан артыграк штраф салды.
Бу юлы утырышка административ хокук бозулар турында беркетмә төзелгән 11 кеше (1 юридик, 10 физик зат) чакырылган иде. Шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларга, атап әйткәндә, көнкүреш калдыклары белән чүп капчыгын тиешсез урында калдырган һәм төзелеш материалларын дөрес сакламаган өчен, шулай ук азык-төлек белән рөхсәтсез сәүдә итүчеләргә җавап тотарга туры килде.
Фото Интернеттан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы